10 октября 2019 года в Центре занятости населения Актанышского района прошла встреча с руководителем клиентской службы ПФР в Актанышском районе Басыровым Булатом Музаллифовичем. Булат Музаллифович рассказал обо всех нововведениях и изменениях в пенсионной системе. Разъяснил подробно условия возникновения прав на страховую пенсию по старости, рассказала об индексации пенсии для работающих пенсионеров и выплатах по уходу за пенсионерами старше 80 лет.
2019 елның 10 октябрендә Актаныш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия фондының Актаныш районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Басыйров Булат Мөзәллиф улы белән очрашу узды. Булат Мөзәллиф улы пенсия системасындагы барлык яңалыклар һәм үзгәрешләр турында сөйләде. Картлык буенча иминият пенсиясенә хокуклар барлыкка килү шартлары турында җентекләп аңлатты, эшләүче пенсионерлар өчен пенсияне индексацияләү һәм 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларны карау буенча түләүләр турында сөйләде.