Укуга төркемнәр туплана
12.03.2018
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә “1С предприятие ”,“маникюрша”, “парикмахер”,”визажист”, “флорист”, “хезмәтне саклау белгече”, “персонал буенча менеджер” һөнәрләре алырга теләүче эшсезләр һәм хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган, 3 яшькәчә бала тәрбияләүче әниләр өчен укуга төркемнәр туплана.
Укытулар Актанышта оештырыла. Югары квалификацияле белгечләр Чаллы шәһәреннән килеп укытачаклар.
Белешмәләр өчен телефон 3-01-98.